Әйт аларга Мин аларны яратам
Ходай Тәгалә безне Үзенең гайләсе итеп күрергә тели, безнең Әтиебез булырга тели. Без Ходай белән якын мөнәсәбәтләрдә булу өчен яратылганбыз. Мәсих, безнең өчен үлеп, безгә искиткеч тормыш бүләк иткән. Без, Аның уллары һәм кызлары буларак, шул искиткеч тормышта яшәү өчен яратылганбыз. Ходай Үзенең ышанычлы икәнен белүебезне, Аңа таянуыбызны, Аны яратуыбызны һәм Аңа безне яратырга мөмкинлек бирүебезне тели. Аңа тормышыбызны ышанып тапшыруыбызны, мохтаҗлык вакытында Ходайга мөрәҗәгать итуебезне тели. Аның теләге — һәрберебез белән шәхсән мөнәсәбәттә булу.
Әгәр дә җир йөзендә бердәнбер кеше син булсаң, Гайсә бары тик синең өчен үлгән булыр иде — моның шулай икәненә ышан. Ул бөтен газапны синең өчен генә кичергән булыр иде. Ходай Тәгалә сине шулхәтле нык ярата, Аның яратуы мәңгегә! (Иремия 31:3-не карагыз)